Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы мәктәбендә – биология лабораториясе

    Бүгенге көндә Ютазы урта белем бирү мәктәбенең биология кабинетында капиталь ремонт бара.

    Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин инициативасы һәм “Татнефть” компаниясенең хәйрия фондыннан акчалата ярдәм хисабына Ютазы мәктәбенең биология кабинеты капремонт юлы белән үзгәртеп ясала: анда лаборатория җиһазлары урнаштырылачак, дип хәбәр итте мәгариф учреждениесе директоры Әнис Ямалетдинов. Нәтиҗәдә Ютазы мәктәбе укучыларының парта артында ук биология өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшләре белән җитди шөгыльләнү өчен зур мөмкинлекләр ача торган яңа уникаль биология лабораториясе барлыкка киләчәк.

    Илмира ГАЛИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: