Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районы архивы тикшерү узды

    Бүген районга архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова эш визиты белән килде.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, аның беренче урынбасары Светлана Самонина озатуында башкала белгечләре агымдагы елда республика программасы буенча капиталь ремонтланган ведомство архив кабинетында булдылар. Гөлнара Зәкәрия кызы һәм аның командасы район хакимияте бинасында урнашкан төп архивта документлар сакланышын ныклап тикшерде. Әлбәттә, әлеге юнәлештә шелтәләр булмый калмады. Шул ук вакытта белгечләр архив хезмәтенең мобиль киштәләр белән тәэмин ителүен уңай яктан телгә алдылар. Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты вәкилләре тикшерүенә район башкарма комитетының башка бүлекләре һәм Урыссу үзәк район хастаханәсе архивлары да дучар булды.

    Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: