Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районы авыл эшчәннәре йорт төзи

“Авыл территорияләрен комплекслы тергезү” дәүләт программасы кысасында 2020 елда Ютазы районыннан ике гаилә йорт җиткерә.

Әлеге программаның наем буенча торак төзелеше юнәлешендә “Вафауллин Ансель” фермер хуҗалыгы савымчысы Анастасия Ильдукова өчен Ютазы авылында мәйданы 90 квадрат метрдан артык булган шәхси торак төзелеше тәмамлану стадиясендә. Өч бүлмәдән торган йортны кыска вакыт эчендә тергезеп бирүдә бик күп кеше катнашты. “Эшне билгеләнгән срокта башарып чыгуда төп пордрядчы белән беррәттән объектны коммуникация уңайлыкларына тоташтыруда район хезмәтләренең дә бердәм эш итүе зур роль уйнады”, - дип ассызыклады район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов.

“Кәрәкәшле” ҖЧҖ директоры Наил Фәттахов исә туган авылында төпләнеп калу максатында йорт җиткерү өчен шулай ук хөкүмәтнең әлеге программасында катнаша һәм ул гаиләсе белән Яңа 2021 елны яңа нигездә каршы алыр дигән зур өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев