Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районы балалары хокукларын ни өчен ата-ана якламый?

Узган атнада балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгатьләре сагында торучы район комиссиясе биш торак пунктта җиде социаль имин булмаган гаиләнең яшәү шартларын өйрәнде.

Район эчке эшләр органына Какылы Күл авылыннан тәрбияләрендә балигълык яшенә җитмәгән балалары булган ир белән хатын арасында низаг чыгуы турында хәбәр керә. Иске Урыссу авылында иске генә бер йортта яшәүче гаиләнең күптән түгел сабыйлары туган. Йорт табигый газга тоташтырылмаган, тәртип турында сөйләп тормыйм, чөнки Яссытугай авылындагы икенче бер гаилә яши торган коточкыч ихатага эләккәч, моннан алдагы ишек алды һәм өй эче гомумән чиста булып тоелды. Әбсәләм авылында исә бер гаилә балигълык яшенә җитмәгән балалар белән эшләүче комиссия белгечләрен күптән инде борчуга сала. Ике кечкенә бала үсә торган гаиләнең өлкән әгъзалары спиртлы эчемлекләр белән генә дус түгел. Монда башка төрле яман гадәтләр дә бар, өстәвенә, шундый гадәтле кешеләр дә җыела...

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X