Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин тавыш бирде

Урыссу бистәсенең Балалар иҗаты үзәгендә урнашкан 2821 санлы тавыш бирү участогында бүген, 1 июль – Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия сайлау көнендә, район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин үз тавышын бирде.

Участокта сайлау процедурасы барлык санитария таләпләрен үтәп башкарыла. Сайлаучыларның куллары йогышсызландырыла, алар бер тапкыр файдаланыла торган битлекләр һәм перчаткалар, шулай ук ручкалар белән тәэмин ителә. Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, сайлауга килгән урыссулылар паспотларының мәгълүматларын ачып кына күрсәтә.

- Тавыш бирү бик яхшы бара. Безнең участоктыкта 1518 кеше беркетелгән. Шулардан 90 процент тавыш биреп тә өлгерде, - дип хәбәр итте сайлау участогы эшчәнлеге өчен җаваплы булган муниципалитет вәкиле Сергей Абрамов.

Сүз уңаеннан, иртәнге 9 сәгатькә 50 кеше тавыш биргән иде.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X