Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районы бюджеты үтәлеше тикшерелде

Бу атнада хакимиятнең утырышлар залында Бюджет, салымнар, инвестицияләр, эшкуарлык һәм Законлылык, регламент һәм җирлек советлары белән хезмәттәшлек буенча даими комиссияләрнең берләштерелгән утырышы узды.

Район советы депутатларын һәм муниципаль хезмәткәрләрне 2020 елның беренче ярты еллыгында Ютазы муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында мәгълүмат белән финанс-бюджет палатасы рәисе Руфия Мөхәмәтова таныштырды. Ул, шулай ук, 2019 елның 13 декабрендә булган III чакырылыш ТР Ютазы районы советының XXX утырышында кабул ителгән “2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына Ютазы муниципаль районы бюджеты турында”гы 52 санлы карарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында чыгыш тотты. Руфия Габделмәҗит кызы физик шәхесләр салымы белән бәйле өченче сорау буенча да мәгълүмат җиткерде.

Көн тәртибенә чыгарылган дүртенче сорау – Димтамак авыл җирлегенең генераль планын раслау турында район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Илнара Гыйлаҗева чыгыш ясады.

Илмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев