Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районы чик сакчылары бәйрәм белән тәбрик итәбез

Бүген – Россиядә Чик сакчысы көне билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан район башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин, аның беренче урынбасары Светлана Самонина һәм Ютазы районы Чик буе гаскәрләренең иҗтимагый советы рәисе Александр Ежов чик сакчылары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Россиядә чик саклау хезмәте 1918 елның 28 маенда оештырыла һәм 1958 елдан башлап чик сакчылары көне дәүләт күләмендә үткәрелә башлый. Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 1994 елдан башлап бу датаны ел саен 28 май көнне билгеләп үтәләр.

Район үзәгендә илебез азатлыгы өчен һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында үзләренең хезмәт елларын искә төшереп, илебез чикләрен саклаганда, шулай ук яу кырында илебез азатлыгы өчен башларын салганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Лилия ГӘРӘЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев