Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районы депутатлары ел объектлары белән танышты

Бүген Ютазы районы депутатлары 2020 елда район территориясендә республика һәм муниципаль программалар нигезендә төзелгән яңа объектлар буенча объезд уздырды.

Чарада район башлыгы Аяз Шафигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина катнашты.

Объезд Урыссу бистәсендә башланды. Депутатлар “Безнең ишегалды” Президент программасы буенча капиталь ремонтланган Пушкин урамындагы 105 санлы йорт алды территориясендә булды. Алар Байлар авылы мәдәният йортында ясалган капремонтка да югары бәя бирде. Агымдагы елда Акбаш һәм Иске Урыссу авылларында төзелгән ял парклары, Яссытугай авылында калкып чыккан модульле ФАП, Бәйрәкә авылында төзелеше тәмамланып килә торган авыл советы бинасы, “Уңыш”, “Вафауллин Ансель”, “АгроМир” хуҗалыкларында төзелә торган авыл хуҗалыгы объектлары – болар барысы да районда төзелеш эшләренең һәр юнәлештә зур оешканлык белән баруы турында сөйләде. Һәм, әлбәттә, үзара салым программасы нигезендә торак пунктларда төзелгән тротуарлар һәм ремонтланган юллар да әлеге программаның кеше тормышын мөмкин кадәр уңайлырак итү өчен эшләвен дәлилләде.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X