Кичә “Уңыш” җәмгыяте кырында район механизаторлары өчен чираттагы сабанчылар бәйгесе узды.
Илдә коронавиру авыруы белән килеп чыккан киеренке вәзгыять аркасында, республиканың шәһәр һәм районнарында Сабантуйларын уздыру тыелды. Халыкның иминлеген тәэмин итү кысаларында күрелгән мондый чараларны аңлавы кыен түгел. Шул ук вакытта ел дәвамында удар хезмәт куеп, югары казанышларга ирешкән авыл эшчәннәренең, язгы кыр эшләрен югары нәтиҗәлелек белән уздырган хезмәт коллективлары башкарган хезмәт мактауга лаек.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин механизаторлар бәйгесен котлау тантанасыннан башлады. Ул 2020 елның язгы кыр эшләрен башкаруда иң яхшы дип табылган авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, механизаторларга, шулай ук, ел дәвамында иң күп сөт җитештергән савымчыларга акчалата премияләр тапшырды.
Эш көнен җирбагарлар дәвам итте. Алар үзләренә беркетелгән мәйданны бик яхшы итеп сөрүдә ярышты. Кырда иң оста сабанчы исеменә көрәш барган арада, терлекчеләр өчен район мәдәният йорты артистлары җырлар башкарды, алар өчен уеннар үткәрелде. Әлеге күңел ачу чараларында җитәкчеләр һәм белгечләр дә катнашты. Алар аркан тартышты, тизлеккә мылтык сүтеп-җыйды. Чараны оештыручылар беркемне дә бүләксез калдырмады.
Ниһаять, кызу ярыш көне ахырына якынлашты. Җиңү пьедесталына иң яхшы механизаторлар күтәрелде. Кем соң алар? Бу хакта район гәҗите битләрендә укырга мөмкин булачак. Әлбәттә, сез безнең әбунәче булсагыз...
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы
Нет комментариев