Ютазы районы социаль хезмәткәрләре: халык белән янәшә?
Көн кадагында

Ютазы районы социаль хезмәткәрләре: халык белән янәшә?

Район социаль яклау хезмәтенең зур булмаган коллективы үзенең һөнәри бәйрәмен лаеклы эшләре белән каршы алды.

Район социаль яклау бүлеге коллективы нибары кырык кешедән тора һәм алар эшли торган юнәлешләргә күз салсаң, социаль хезмәткәрләр гражданнарның бөтен катламын да колачлый. Контракт нигезендә халыкка матди ярдәм күрсәтү, ташламаларга ия гражданнарга федераль һәм региональ пособиеләр билгеләү, йортка барып хезмәт, балаларга һәм гаиләләргә социаль һәм юридик ярдәм күрсәтү, социаль имин булмаган гаиләләрне контрольдә тоту... Бүгенге җәмгыятьтә социаль хезмәткәр башкара торган эшләрнең бу тулы булмаган исемлеге.

- Ел саен безнең хезмәт аша 10 меңнән артык кешегә төрле характердагы матди ярдәм түләнә. Бүгенге көндә безнең хезмәткәрләр 148 кешенең йортына барып уңайлыклар күрсәтә. Алар арасында Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары да, пенсионерлар һәм инвалидлар да бар. Моннан тыш, “Демография” милли проект кысасында 2019 елда кабул ителгән “Өлкән буын” проекты буенча агымдагы елда 65 яшьтән өлкәнрәк 540 кешене район хастаханәсенә диспансерлаштыруга алып килдек. Әлбәттә, коронавирус авыруы аркасында бу эш әлеге туктатылды. Аның каравы безнең коллектив өлкән буын кешеләренә әлеге пандемияне исән-сау кичерүдә зур ярдәм күрсәтте, - дип билгеләп узды район социаль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова.

Илмира ГАЛИЕВА

 


Нет комментариев