Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районы укучыларына Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллиннан бүләккә китаплар

Кичә Казан шәһәренең иҗтимагый халык фронты офисында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин Ютазы районы китапханәләренә 450 том китап бүләк итте.

“Авыл китапханәләренә игелек марафоны” акциясе кысаларында бушлай бирелгән китаплар арасында балалар өчен матур әдәбият, фантастика, шигърият бар. Әмма барыннан да кадерлерәге – ул Бөек Ватан сугышы чорында иҗат ителгән язмаларны бер басмага туплаган биш томлык.

Равил Камил улы сүзләренә караганда, киләчәктә дә мондый игелекле марафоннар дәвам итәчәк һәм алар татар телендә бастырылган китаплар, мәктәп программасы өчен кирәкле дәреслекләр белән дә тулыланачак.

- Безнең төп максат: Россия, шул исәптән Татарстан халкына элекке гадәтен – китап укырга яратучанлыгын кире кайтару, - дип билгеләп узды депутат.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X