Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районында бара торган төзекләндерү чаралары яхшы бәя алды

Бүген Ютазы районына эшлекле визит белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасарлары Ринат Абдуллин һәм Айназ Ярмиев килде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин һәм аның урынбасарлары Светлана Самонина һәм Равил Шәрипов озатуында башкала кунаклары Урыссу бистәсендә бара торган төзелеш һәм капремонт объектларында булды. Алар агымдагы елда гына файдалануга кертелгән урау юл аша “Безнең ишек алды” президент программасы буенча капиталь ремонтлана торган Пионер урамындагы 6 санлы йорт ишек алдына килделәр. Аннан соң “Гаилә” паркы белән таныштылар. Урыссу урамындагы 51 санлы йортның фасадын җылыту белән бәйле эшләрне күзәткән җитәкчеләр “Яңарыш” паркына килде. Биредә бара торган күләмле эш Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасарларында уңай тәэсир тудырса да, алар подрячлыларны, объектны тапшыру срогына сыешу өчен, һәр кояшлы көнне зур нәтиҗәлелек белән файдаланырга һәм, әлеге урынның җилле булуын күз уңында тотып, мөмкин кадәр күбрәк агач утыртырга чакырдылар.

Гомумән алганда, башкаладан килгән белгечләр Урыссу бистәсенең елдан-ел үсә һәм төзекләнә баруын билгеләп уздылар.

Илмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев