Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районында - «Мобильник»

2020 елның 31 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Ютазы районында, «Мобильник» оператив-кисәтү чарасы үткәрелә.

Аның төп бурычлары - транспорт чарасы хәрәкәте вакытында куллардан файдаланмыйча сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирүче техник җайланма белән җиһазландырылмаган телефоннан файдалану өлешендә хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау. Мобиль гаджетны руль артында куллану машина йөртүчененең игътибарын тарката һәм юл ситуациясенә игътибар итәргә мөмкинлек бирми, бу еш кына юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуга китерә һәм турыдан-туры юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгына йогынты ясый.

Исегезгә төшерәбез, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә, транспорт чарасында йөргән вакытта машина йөртүчегә кулдан файдаланмыйча сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирүче техник җайланма булмаган телефоннан файдалану тыела. Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 12.36 маддасе буенча 1500 сум күләмендә административ штраф салына.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев