Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районында силос-сенаж чокырлары паспортлаштырылачак

Паспортта терлек азыгы нинди культурадан салынуы һәм датасы, аның күләме һәм сыйфаты күрсәтелергә тиеш - бу һәм башка мәгълүматлар авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә республика бюджетыннан бүлеп бирелә торган субсидияләрдә чагылыш табачак.

 

Бу хакта дүшәмбе көнне «Ансель Вафауллин» КФХ базасында узган семинар-киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Андрей Борисов хәбәр итте. Ул тагын бер кат катнашучыларның игътибарын сыйфатлы азык әзерләү технологиясенә юнәлтте. Азык базасы нык һәм ышанычлы булсын өчен, күпьеллык үләннәрне май азагында, үсемлекләр чәчәккә бөреләнү фазасында чабарга кирәк. Бу очракта гына алар аксым һәм алмашыну матдәләренә бай була.
Докладчы шулай ук кукуруздан силос салу, консервантлардан файдалану, траншеяларны тәртипкә китерү турында сөйләде. Сүз уңаеннан, быел «Уңыш», «Кәрәкәшле», «Ансель Вафауллин», «АгроМир» хуҗалыкларында силос-сенаж чокырларын ремонтлауга җаваплы якын килделәр. Моннан тыш, бәйрәкәлеләр агымдагы елда республика программасы кысаларында тагын бер траншея төзү буенча актив эш алып бара: яңа объект урнашачак урында җир эшләре башланган.
Бу хакта һәм аграрчылар киңәшмәсендә фикер алышынган башка проблемалар турында газетабызда танышырга мөмкин булачак.
Ильмира ГАЛИЕВА, автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев