Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районында терлек азыгы уручы техника кабул ителде

    Бүген район агросәнәгать тармагы предприятиеләрендә терлек азыгы хәзерләүдә катнаша торган һәр төрле техниканың печәнгә төшәргә әзерлеге бәяләнде. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык техникасы сәясәте буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов һәм Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре беренче эш итеп “АгроМир” җәмгыятенә килде. Һәм, һәрвакыттагыча, бәйрәкәлеләр печәнгә төшәргә тулы хәзерлек күрсәтте: кырга уннан артык терлек азыгы хәзерләүче техника һәм ташу өчен унга якын машина чыгачак.

    Тукай исемендәге җәмгыятьтә дә терлек азыгы хәзерләүче машиналарның торышы Тәлгать Галимҗан улында канәгатьлек хисе уятты. Ул хезмәт коллективы җитәкчелеге белән техника юнәтү буенча гамәлдә булган дәүләт программалары турында әңгәмә алып барды.

    Терлек азыгы хәзерләүче техника торышы “Таң”, “Уңыш”, “Кәрәкәшле”, “Нәбиуллин” һәм башка агроформированиеләрдә дә тикшерелде.

    Бу хактагы тулырак язма белән район газетасының киләсе атна санында укырга мөмкин булачак.

    Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: