Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районында урамда сайлаулар дәвам итә

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия сайлауларында урамда тавыш бирүнең бүген соңгы көне. Урыссу бистәсенең 2819 санлы сайлау участогы бүген Шамкин урамында яшәүче халыкка навес астында тавыш бирү мөмкинлеге тудырды.

Участок әгъзалары сүзләренә караганда, иртәдән алып утыздан артык кеше үз гражданлык бурычын үтәгән. Ә гомумән алганда, участокка тавыш бирү яхшы бара – беркетелгән 1200дән артык кешенең яртысыннан күбрәге тавыш биреп тә өлгергән.

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия сайлауларында катнашу өчен навес астына узган өлкән яшьтәге Миннияр Садыйковны сайлау участогы әгъзалары башта бер тапкыр кулланыла торган перчатка һәм битлек белән тәэмин иттеләр. Сайлаучы бер тапкыр кулланыла торган ручка белән бюллетеньга тамга салды.

-  Бер сайлаудан да калмыйбыз. Актив җәмәгать тормышы белән яшәргә күнеккән без, - диде урыссулы Миннеяр Садыйков.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X