Бүген район Советының утырышлар залында Урыссуда яшәүче Вәлиевлар гаиләсенә торак алу өчен сертификат тапшырдылар.
Район башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин кулларыннан «Россия Федерациясе гражданнарын һәркем алырлык һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итү» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Торак һәм торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итүдә гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү» ведомство максатчан программасының яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү чарасында катнашучы урыссулы Альбина Вәлиева торак алу өчен сертификат кабул итеп алды. Альбинаның гаиләсе биш кешедән тора, бүгенге көндә үзе өченче санлы Урыссу балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли.
- Программада катнашу өчен моннан өч ел элек гариза тутырдык һәм чиратка бастык. Һәм менә күптән түгел, көтмәгәндә, бәхет елмайды. Без бик шат. Гаиләбез зур, тормыш иптәшем дә, өч балабыз да бик куандылар, - дип уртаклашты сертификат иясе Альбина Вәлиева.
Лилия ГӘРӘЕВА
Нет комментариев