Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль белән правасыз идарә иткән автоледины тоткарлады

Кичә 13-30 сәгатьтән 15-00 сәгатькә кадәр Ютазы авылының Ленин урамында полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде.

Ютазы авылының Ленин урамы аша Азнакай-Ютазы-М5 (35км) төбәк автомобиль юлы участогы уза. Рейдның максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны булдырмау, юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгына йогынты ясый торган закон бозуларны ачыклау.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 83 машина тикшерелде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 12 очрагы ачыкланды. Азнакай районында яшәүче бер ханым транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмый торып, машина белән идарә итә, чөнки аның машина йөртү таныклыгы, гомумән, юк. Кыз машина йөртү таныклыгы бар, дип ышанычлы төстә белдерә, әмма өйдә онытып калдырганын исбатлый башлый. ЮХИДИ инспекторлары патруль автомобильләрендә булган федераль мәгълүматлар базасы буенча әлеге «автоледи»ның машина белән идарә итү хокукы булмау фактын ачыклый.

Транспорт чарасы  «Урыссу» юл хәрәкәте куркынычсызлыгының махсус тукталышына китерелә.

«Транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган яки тиешле категориягә ия булмаган машина белән идарә иткән өчен» РФ административ хокук бозуларның 12.7 маддәсендәге беренче өлеше нигезендә, транспорт чарасын тоткарлап, аны махсус тукталышка урнаштыру һәм 5 000 сумнан 15 000 сумга кадәр административ штраф салу рәвешендә административ җаваплылык каралган.

Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, әгәр йөртүченең исерек хәлдә, яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүенә шаһит булсагыз, яисә, транспорт чарасы белән идарә итү хокукына ия булмаган килеш машина руле артына утыручыларны күргән очракта, кичекмәстән, бу мәгълүматны 2-66-02 телефоны буенча Ютазы районы эчке эшләр бүлегенең кизү тору бүлегенә хәбәр итә аласыз.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X