Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазылылар, яңа ел кәефе белән яши башлыйбыз

    Бүген яуган беренче карлар белән районда тормыш тагын да җанланды – дворникларның кулларында көрәкләр пәйда булды, тротуарларны чистартып тракторлар узды, хәтта Яңа ел геройлары да барлыкка килә башлады...

    Тиздән чыршы утларын кабызачак. “Яңарыш” паркы территориясендәге чыршыны һәм аның тирә-ягын Яңа ел бәйрәменә хәзерләү буенча якын көннәрдә чаралар күрелә башлаячак. Сүз уңаеннан, агымдагы елда да, күркәм традиция буенча, район күләмендә җитештерү тармакларын, сәүдә объектларын, бюджет оешмаларын иң матур Яңа ел бизәлеше буенча бәйге игълан ителәчәк. Кыш бабай һәм Кар кызы бүләгеннән мәхрүм калмас өчен, хәзерлекне бүгеннән үк башларга кирәк.

     

    Беренче Кыш бабай һәм Кар кызы. Урыссу урамнарында Яңа елның төп песонажлары – Кыш бабай белән Кар кызы һәм аларның уң кулы Кар бабай инде барлыкка килергә дә өлгерде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре үз учреждениеләрен елның төп бәйрәмнәренең берсе – Яңа елга бизи башлады. Мәдәният йорты алдындагы мәйданчыкта боз тавының каркасы да барлыкка килде.

     

    Гимназистлар саф һавада. Җир йөзен ап-ак карга күмеп киткән матур һәм тыныч көнне ничек итеп сыйныфта гына үткәрмәк кирәк? Өстәвенә янәшәдә генә урнашкан “Яңарыш” паркы үзенең өр-яңа балалар уен элементлары белән дә кызыктырып тора. Урыссу гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары дәресләрдән соң әлеге иҗтимагый киңлектә уйнарга ярата.

     

    Шугалаклар сезонга әзерләнә. Бәйрәм алды көннәрендә Урыссу бистәсендә өч шугалак эшләячәк. Шуларның берсе халык яратып йөри торган “Энергия” стадионында – биредә шугалакны туңдыру башланган: ул 70 процент әзерлек дәрәҗәсендә. Балалар иҗаты үзәгендә дә бу юнәлештә эш дәвам итә. Ә менә “Яңарыш” паркында шугалакны катыруга тиешле хезмәтләр киләсе атнада керешәчәк, дип ышандырды район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Рузанов.

    Илмира ГАЛИЕВА фоторепортажы   

     

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: