Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игътибар:Каникулга балалар өчен чаралар планы

Каникулга балалар өчен чаралар планы

- 29 декабрьдә, 9 сәгатьтә, Балалар иҗаты үзәгендә (БИҮ) - чарада катнашучыларның күңелле уеннары, Кыш Бабай һәм Кар Кызы, балалар яраткан мультфильмнар персонажлары белән "Искиткеч бәйрәм - Яңа ел бәйрәме!" уен программасы;

- 30 декабрьдә, 9 сәгатьтә, Балалар паркында - балалар һәм өлкәннәр өчен кар бәрешеп, хәрәкәт уеннары һәм әйлән-бәйлән белән "Кышкы уен-көлке" уен интерактив программасы;

31 декабрьдә, 9 сәгатьтә, БИҮ - кул астындагы материаллардан һәм чыршы уенчыкларыннан балалар өчен "Яңа ел фантазияләре" мастер-классы;

- 4 гыйнварда, 10 сәгатьтә, Балалар паркында - балалар өчен ачык һавада кышкы уен-көлке, хәрәкәт уеннары, конкурслар һәм әйлән-бәйлән уеннары белән "Карлы патшалыкта, салкын дәүләттә" дип аталган чара;

- 5 гыйнварда, 10 сәгатьтә, БИҮ - күңелле уеннардан, викториналардан, табышмаклар бәйгесеннән, шулай ук Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашудан, кыш турында шигырьләрдән һәм җырлардан торган "Яңа ел стартлары" спорт бәйрәме;

- 5 гыйнварда, 9 сәгатьтә, Кече Урыссу мәктәбендә - беренче зона мәктәп яшь инспекторлар хәрәкәте отрядларының район конкурсы;

- 6 гыйнварда, 10 сәгатьтә, БИҮ - күңелле спорт уеннары һәм конкурслар белән "Елгыр, җитез, кыю" спорт эстафетасы;

- 6 гыйнварда, 9 сәгатьтә, БИҮ - балаларның социаль проектлаштыру буенча белемнәрен киңәйтү, аларда хокукый культура формалаштыру, шулай ук аларның тарих, РФ һәм ТР символикасы буенча белемнәрен киңәйтү буенча "Вакыт кайтавазы" интеллектуаль уены;

- 6 гыйнварда, 9 сәгатьтә, Урыссу гимназиясендә -яшь инспекторлар мәктәп отрядларының "Куркынычсыз юл" икенче зона район конкурсы;

- 8 гыйнвар, 9 сәгатьтә, БИҮ - "Минем каһарман бабам", "Аталар даны - улларның канаты" рәсемнәр конкурсы;

- 8 гыйнварда, 10 сәгатьтә, БИҮ - "Сезнең йөреш..." шахмат турниры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев