Кабак-тәмле һәм файдалы көзге продукт, ул иммунитетны ныгытырга, ябыгырга яки сәламәт авырлыкны тотарга ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен искиткеч туры килә.
Кабакны юкка гына көз патшасы дип атамыйлар. Бу җимешләр-чын витамин һәм микроэлементлар хәзинәсе. Һәм әйе, кабакның төсе никадәр матуррак, шуның кадәр файдалы! Эш шунда ки, кабакның кызгылт сары төсмере каротин булу һәм ул күбрәк булган саен, кабак шулкадәр матуррак төстә була.
НИЧЕК КАБАК САЙЛАРГА?
Беренче чиратта кабакның өлгереп җитүен (тыгыз кабыгы белән), җитди зыян килмәвен, кипкән койрыклы булуын күзәтеп торырга кирәк. Экспертлар кабакның күләме һәм төсе аның тәменә тәэсир итми, дип саный. Ә менә яртысын сатып алырга киңәш ителми, чөнки бу очракта продуктның санитар-гигиена куркынычсызлыгын гарантияләү шактый кими төшә.
НИНДИ ТӨРЛӘРЕ ИҢ ФАЙДАЛЫ?
Барлык төр кабакларда да пектин һәм каротин күп. Кабак минераль матдәләргә – барыннан да элек калий, кальций, фосфорга да бай. Орлыкларда бик күп файдалы майлар һәм үсемлек аксымнары бар.
Эре җимешле кабак. Авырлыгы йөз килограммга кадәр җитәргә мөмкин. Төсе крем төсеннән якты саргылт төскә кадәр. Шикәр һәм каротиннарга бай, пешерү, яшелчә рагуы пешерү өчен бик яхшы. Гомумән алганда, мондый кабакны берничә ай сакларга була, һәм ул куллану һәм файдалы булу үзенчәлекләрен югалтмаячак. Ә менә киселгән хәлдә ул озак сакланмаячак. Атна дәвамында кулланыла алмаган зур кабакларны чистартып, туңдырып куярга мөмкин.
Каты тышлы кабак. Бу кабак та түгәрәк, әмма зур булып үсми, аның каравы тиз өлгереп җитә һәм иң орлыклары иң тәмлесе. Аның эче бераз катырак, шуңа күрә мондый кабак күбрәк аш әзерләү өчен кулланыла.
Мускат. Иң тәмле һәм баллы популяр сортларның берсе. Аның эче майлы консистенциягә ия, артык җепселләрдән башка, шикәр микъдары 11,5 процентка кадәр булырга мөмкин, бу аны десерт буларак кулланырга ярый дигән сүз. Мондый төр кабак төрле формада үсә, әмма иң популяр сортлары – груша формасында («баттернат»), аларны кибетләрдә еш очратырга туры килә. Мускат сортлары баллы тәмгә һәм кавын тәменә ия.
Мөһим!
Кабакның кайбер төрләре ачкылт булырга мөмкин. Бу аларда кабаклар гаиләсенең барлык вәкилләре өчен хас булган кукурбитацин-тоташма эчтәлегенә бәйле. Моның сәбәбе-артык кызу җәй һәм үскәндә аз су сибү булырга мөмкин.
ЯБЫГУ ӨЧЕН КАБАК
100 г продуктының энергетик кыйммәте 25-37 ккал тәшкил итә, ә кабактагы файдалы матдәләр бик күп. Алар арасында А, В, РР, Т, С, бакыр, тимер, цинк витаминнары бар. Билгеле булганча, аларның чыгымнары ябыгу вакытында арта, шуңа күрә авырлыкны киметергә теләүчеләргә кабакны туклану рационына кертергә кирәк. Моннан тыш, анда артык судан арынырга ярдәм итәчәк калий дә җитәрлек, (ә бу аена тагын 1 кгнан арыну дигән сүз!). Бу яшелчәдә шулай ук клетчаткалар күп, нәкъ менә шуңа күрә кабак гарниры ит ризыклары өчен киңәш итә. Азык җепселләре майлар кайбер өлешен организмда калырга юл куймыйча, аларны тизрәк эшкәртергә ярдәм итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу файдалы матдәләр термик эшкәртүдән соң да саклана, ә менә әзерләнгәннән соң кабак калориялелеге составында булган гади углеводлар аркасында ике тапкыр арта. Шуңа күрә кабакны йомшаганчы түгел, ә җиңелчә генә кетердәп тора торган итеп әзерләргә киңәш ителә.
КАБАКНЫ КЕМНӘРГӘ АШАРГА КИҢӘШ ИТӘЛӘР?
• Бакыр һәм тимер тозларының югары микъдарына ия булу аркасында кабакны аз канлылык һәм атеросклероз вакытында кулланырга кирәк.
* Чи кабак кан тамырларын ныгыта һәм кан басымын нормальләштерә, шуңа күрә йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын профилактикалау өчен киңәш ителә.
* Кабактагы С витамины иммунитетны ныгыта һәм организмга вируслы авырулар белән көрәшергә булыша.
• Кабакта клетчатка югары булу аркасында организмнан шлаклар, токсиннарны чыгара, холестерин дәрәҗәсен киметергә булыша.
• Кабак-бик шәп сидек куу һәм эчне йомшарту чарасы. Пешкән кабак ашкайнату эшен активлаштырырга һәм организмнан артык сыеклыкны чыгарырга сәләтле. Кабакның бу үзлекләре артык су аркасында шешенүгә каршы көрәшергә ярдәм итә.
• Кабак үт кудыру тәэсиренә ия, шуңа күрә бавыр, үт куыгы өчен файдалы, шулай ук ашказаны-эчәк тракты эшен яхшырта.
• Кабак метаболизмны тизләтә һәм шуңа күрә ябыгырга теләүчеләр өчен идеаль азык-төлек ингредиенты булып санала.
• Кабак составындагы Е витамины организмда картаю процессларын акрынайта.
• Кабактагы бета-каротин күзләрнең нормаль эшләве өчен бик файдалы.
• Яңа кабак согы нерв системасының нормаль эшләве өчен файдалы һәм тынычландыра.
• Чи кабак эчлеге ялкынсыну проөессын туктата һәм шуның аркасында яраларның төзәлүенә, тире чистаруга ярдәм итә.
Кабактан тәмле ашлар
КАБАК ҺӘМ СЛИВА БЕЛӘН ЙОРТ КОШЫ ӘЗЕЛӘҮ
Ингредиентлар:
• 2 чеби ите (яки бер тавык)
* 1 кг чистартылган кабак
* 600 гр слива
* 3 г бальзамик соусы
* 3 г (6 ботак) тимьян
* 100 г бал
* 120 г салат яфрагы
• 7 г атланмай
Әзерләү технологиясе:
Чистартылган кабакны зур боҗралар белән кисәбез, бал, май, тимьян сибәбез, фольга белән ябабыз һәм 20 градуска духовкага озатабыз. Аннары кабакны духовкадан чыгарырга, тик фольгасын ачмаска кирәк.
Чәй кашыгы шикәрне табага сибәбез, аңа чәй кашыгы уксус салабыз, әлеге катнашманы күбекләнә башлаганчы утта тотабыз. Шуннан сливаны салабыз (алдан телемнәргә яисә яртылай кисәбез, атланмай белән сылыйбыз) һәм сливаның согы чыкканын көтәбез.Чебиләрне яртылаш бүләбез (әгәр бу бер эре тавык булса, 4 өлешкә бүлергә киңәш ителә), табада алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз, тәменчә өстенә соус сылыйбыз (ткемели яки аджика, кетчуп яки соус, яисә гомумән, сарымсак кушылган каймак белән генә), аннары духовкага 20 минутка (температура 180-200 градус) җибәрәбез.
Көеп китмәсен өчен канатларын һәм ботларын фольга белән урарга мөмкин. Кабак өстеннән фольганы ачабыз һәм кабаттан духовкага 10 минутка куябыз. Әгәр сез ашамлыкны өстәлгә бирер алдыннан ук әзерлисез икән, кабакны духовкадан алмый гына, фольгасын ачарга мөмкин. Әгәр ашарга берникадәр вакыт бар икәнкабакны духовкадан алып торырга һәм өстәлгә бирер алдыннан 10 минут янәдән духовкага тыгып алырга киңәш ителә.
Тәлинкәгә кабак, слива һәм ит салабыз. Мята белән бизәргә була.
КАБАК ҺӘМ СИРОПЛЫ БОТКА
Ингредиентлар:
* 250 г дөге яки бодай ярмасы
* 450 г су
* 350 г сөт
* 100 г атланмай
* 1 чәй калагы корица
* 70 гр. сироп
Әзерләү технологиясе:
Ярманы яки дөгене кайнар су белән пешерәбез. Аз гына микъдар су белән ботканы бүрттереп алабыз, әзер булганчы сөт өстибез. Кабакны якынча 1,5 смлы кубиклар чыгарлык итеп кисәбез, аннары атланмайда кыздырабыз. Табандан алгач өстенә корица сибәбез. Ботканы тәлинкәгә салабыз, кабак өстибез, карамельлы, бананлы яисә башка төрле сироп сибәбез. Джем яки кайнатма кулланмаска киңәш ителә – ул ботканың тәмен ала, бары мята яфрагы белән генә бизәргә була. Бу бик тәмле.
“КАБАК БЕЛӘН ТРЮФЕЛЬ” КОНФЕТЛАРЫ
Ингредиентлар:
* 500 г чистартылган кабак
* 18 г яфраклы желатин
• Плитка сөтле шоколад
• Плитка кара шоколад
• Какао порошогы
* Әфлисун цедрасы
Әзерләү технологиясе:
Чистартылган кабакны эре кубикларга кисәргә, духовкага 20 минутка пешерергә куябыз. Температурасы 180 градустан да ким булмаган утта пешерәбез. Аннары блендер белән изәбез һәм суынуын көтәбез.
Сөтле шоколадны җебетәбез. Кабак, шоколад һәм желатинны бергә кушабыз (шулай ук бер әфлисун цедрасын да өстәргә була). Янәдән шоколадлы-кабак массасына әйләнгәнче, блендер белән изәбез. Катнашманы каты массага әйләнгәнче суыткычка тыгабыз, чөнки шулай булганда шарчыклар ясарга җиңелрәк булачак.
Аннары бераз кара шоколадны җебетәбез (какао 70 процент) һәм шуңа һәр шарчыкны батырып алабыз. Өстенә какао-порошок сибәбез
Яңалыкларны күзәтеп барыгыз, безгә язылыгыз.
Бу язманы күчереп бастырганда чыганакка актив сылтама ясау мәҗбүри.
Нет комментариев