Соңгы арада Урыссу бистәсендәге күп фатирлы йортларның подъездларыннан велосипедларны урлау очрагы күбәйде.
Бүген кайсы гына йортка килеп кермә, баскыч мәйданчыкларында хуҗасыз калдырылган ике көпчәкле транспортка күпләп тап булырга мөмкин. Велосипедларның юкка чыгуына, иң беренче чиратта, нәкъ менә милекче үзе гаепле. Мондый күңелсезлекләргә тарымас өчен велосипед хуҗаларыннан үз милекләренә игътибарны арттыру, аларны гараж, подвал, сарай кебек ишекләренә йозаклы эленә торган биналарга ябып кую таләп ителә, дип хәбәр итте полиция участок уполномоченныйлары бүлекчәсе начальнигы полиция майоры Рөстәм Ногоманов.
Нет комментариев