Урыссулылар үз ишегалларын шул дәрәҗәдә "яхшы" җыештыралар ки, хәтта агач ботакларын да чүп контейнерларына илтеп салалар.
Аерым алганда, Урыссу бистәсе периметры буенча урнашкан контейнерлар янында яфрак-ботак өемнәре - гадәти күренеш. Шул ук вакытта әлеге чүп төрен, башка органиканы, каты көнкүреш калдыклары төренә кертеп булмый. Димәк, аларга контейнерлар янында урын юк. Аларны үз йорт яны участогыңда утильләштерергә кирәк - яфракларны ашламага әверелдерергә, юан ботакларны - мичкә ягарга. Торак пунктны төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәү - административ хокук бозу булып тора, аның өчен җаваплылык каралган.
Нет комментариев