Ютазы җирендә – республика министры Марат Әхмәтов
Җәмгыять

Ютазы җирендә – республика министры Марат Әхмәтов

Бүген Ютазы районына эшлекле визит белән республиканың Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Район башылыгы Рөстәм Нуриев озатуында ул район кырлары белән танышып чыкты. "Уңыш" җәмгыятенең күпьеллык үлән кырында район аграрчылары белән очрашкан министр иген кырларының матурлыгыннан канәгать калуын җиткерде һәм мул уңышлы көз айларында...

Бүген Ютазы районына эшлекле визит белән республиканың Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.

Район башылыгы Рөстәм Нуриев озатуында ул район кырлары белән танышып чыкты. "Уңыш" җәмгыятенең күпьеллык үлән кырында район аграрчылары белән очрашкан министр иген кырларының матурлыгыннан канәгать калуын җиткерде һәм мул уңышлы көз айларында кабат күрешергә өмет баглавын белдерде. Башкала кунагы республиканың агросәнәгать комплексында соңгы арада кабул ителгән максатчан программалар турында хәбәр итте. Шуларның берсе - ярты хакын түләп трактор сатып алу мөмкинлеге бирүче программа. Сумманың калган өлешен республика күтәрә.

Чараның күңелле өлеше дә булды - Хөкүмәт вәкиле Марат Әхмәтов 2017 елда кыр батыры - "Уңыш" җәмгыяте механизаторы Фәнил Мәҗитовка тиз йөри торган велосипед бүләк итте.


Нет комментариев