Ютазы районы балалары ата-аналарның игътибары җитми
Җәмгыять

Ютазы районы балалары ата-аналарның игътибары җитми

Район башкарма комитеты карамагындагы балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы комиссиянең мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева рәислегендә бүген узган утырышында нәкъ менә ата-аналарның игътибары һәм кайгыртучанлыгы җитмәү аркасында тайгак юлга баскан балаларның тәртипләре тикшерелде. Үсмер кызларның берсе, борынына мәхәббәт исе керү сәбәпле, укырга теләми. Икенче бер малай кибеттән тауар...

Район башкарма комитеты карамагындагы балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы комиссиянең мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева рәислегендә бүген узган утырышында нәкъ менә ата-аналарның игътибары һәм кайгыртучанлыгы җитмәү аркасында тайгак юлга баскан балаларның тәртипләре тикшерелде. Үсмер кызларның берсе, борынына мәхәббәт исе керү сәбәпле, укырга теләми. Икенче бер малай кибеттән тауар чәлдергән. Өченчеләренең, әниләре башын эчүгә салу сәбәпле, ач килеш урамда йөрүләренә күрше-күлән битараф кала алмаган... Комиссия әгъзалары мондый ваемсыз ата-аналарны ул һәм кызларын тагын бер тапкыр киләчәктә, картайган көннәрендә үзләренә терәк булырлык итеп тәрбияләргә чакырды. Кызганыч, өлкәннәр алманың агачыннан ерак төшмәвен еш онытып җибәрәләр.


Нет комментариев