Бүген Чкалов исемендәге балалар паркында мәдәният хезмәткәрләре, Балалар иҗат үзәге, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә "Менә ул нинди, безнең ямьле җәй!" дип исемләнгән музыкаль-күңел ачу чарасы уздырды. Чараның максаты - балаларның җәйе ялларын тагын да күңеллерәк итү, балаларда елмаю һәм татулык хисләре тәрбияләү, төрле күңел ачу чараларында...
Бүген Чкалов исемендәге балалар паркында мәдәният хезмәткәрләре, Балалар иҗат үзәге, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә "Менә ул нинди, безнең ямьле җәй!" дип исемләнгән музыкаль-күңел ачу чарасы уздырды.
Чараның максаты - балаларның җәйе ялларын тагын да күңеллерәк итү, балаларда елмаю һәм татулык хисләре тәрбияләү, төрле күңел ачу чараларында оялмыйча, кызыксынып катнаштуры. Балалар бакчаларыннан килгән нәниләр, көннәрен күңелле һәм мавыктыргыч итеп уздыру теләге белән паркка әби-бабалары, апа-абыйлары белән килгән иң кечкенәләрне биредә чыннан да күңелле ял көтә иде. Куян, аю, маймыл кебек әкият геройлары балаларны паркка керү юлында каршы алды. Кемдер үзен рәсем сәнгатендә сынап карады, кемдер ярышларда катнашты, ә кемдер шахмат уйнап, гитара кыллары тибрәнүен тыңлады. Зур әйлән-бәйләнгән баскан нәниләрне азактан тәмле туңдырма белән сыйладылар. Әлеге күчтәнәчне аларга "ЛЕСАКА СТАР" җәмгыяте җитәкчесе Кирилл Вачаев алып килгән булып чыкты. Балалар йөзләрендә уеннарда катнашудан һәм дә инде тәмле туңдырма ашаудан елмаю, күңелләре күтәренке һәм көр булып бакчаларына таралыштылар.
Нет комментариев