Кичә узган III чакырылыш Ютазы район советының ХV утырышында район советы депутатлары бертавыштан район башкарма комитеты җитәкчесе итеп Светлана Самонинаны сайлады.
Шулай ук алар агымдагы ел һәм 2018-2019 планлы чор өчен кабул ителгән район бюджетына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертүне хуплап чыкты. Район советы дупутатлары күп балалы гаиләләргә бушлай җир участогы бүлеп бирү һәм аның мәйданы буенча да тиешле карарлар кабул итте.
Нет комментариев