Кыйммәтле машинада йөрергә яратсаң, салымын да түлә:
Икътисад

Кыйммәтле машинада йөрергә яратсаң, салымын да түлә:

Татарстанлы «Bentley» чит ил машинасы өчен 296 мең сум салым түлиячәк

Татарстанда быел иң зур транспорт салымы 296 мең сум тәшкил итәчәк.

Аны республикада яшәүчеләрнең берсе «Bentley Continental» автомобиле өчен түлиячәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.

-2025 елда республикада кыйммәтле 658 машина исәпкә алынган, алар өчен салым барлыгы 86 миллион сум тәшкил итте, — дип билгеләп үтте Сафиуллин.

 

Салым хезмәте башлыгы шулай ук узган елда кыйммәтле автомобильләр саны сизелерлек артуын ассызыклады. 2024 ел йомгаклары буенча мондый машиналар нибары 389 булса, хәзер аларның саны 658гә кадәр арткан.

https://dzen.ru/news/story/52feec8c-6f85-518c-8a65-c6b2f7a22865?from=reg_portal&lang=ru&persistent_id=3463114499&rubric=Kazan&story=9137c2cf-7377-5be8-b45f-818b298d6290&t=7523456038457061376


Нет комментариев