Яшь көрәшчеләр Түбән Камада узган беренчелектән җиңүчеләр булып кайтты
Май башында Түбән Камада яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Ярышларда 160тан артык спортчы катнашты. "Олимп" спорт мәктәбенең ике тәрбияләнүчесе чараның җиңүчеләре булды. 53 килограммлык авырлык категориясендә - Тимур Камалиев, Никита Вдовин исә зур авырлыкта беренче урынны яулады. Көрәшчеләр тренерлар Тимур Борһанов һәм Ринат Ситдыйков җитәкчелегендә шөгыльләнә. Шул ук көннәрдә Түбән Новгород өлкәсенең Бор шәһәрендә Идел буе федераль округы Чемпионаты узды. Безнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе чыгарылышчысы Рөстәм Садыйков 85 килограммга кадәр авырлык категориясендә чемпион булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев