27-29 апрель көннәрендә Аксубай бистәсендә билбау көрәше буенча 2000-2002 елгы үсмерләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге узган.
Ярышларда район данын яклап Бәйрәкә һәм Каразирек көрәшчеләре келәмгә чыккан. Каразиректән Илвар Хисматуллин 77 килограмм авырлык үлчәвендә Менделеевск шәһәреннән Россия чемпионы Волковка җиңелеп, көмеш медальга лаек булган. 85 килограмм авырлык үлчәвендә шулай ук Каразирек егете Артур Марченко һәм кызлар арасында 70 килограмм авырлык үлчәвендә Алинә Әхмәтова мактаулы икенче урынга чыккан. Бәйрәкә кызы Динара Әгълиева ярышлардан 52 килограмм авырлык үлчәвендә бронза медале белән әйләнеп кайткан. Калган көрәшчеләре дә сынатмады, дип хәбәр итә "Олимп" балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рамил Касыймов.
Нет комментариев