Акбашлылар булганына шөкер итеп яши беләләр
Җәмгыять

Акбашлылар булганына шөкер итеп яши беләләр

Акбаш авыл җирлегендә узган халык белән очрашу җирлек башлыгы Илгиз Миннехановның узган елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга бурычлар билгеләү чыгышы белән башланып китте.

Авыл җирлегендә башкарылган эшләр турында сөйләгәндә, Илгиз Мәсәлим улы авылдагы тормышын яхшыртуга кагылышлы күп мәсьәләләрне хәл итәргә федераль программалар ярдәм итүенә аерым тукталды. Җирлектәге күп кенә эшләр авылда яшәүчеләр белән берлектә башкарылу аеруча да күңелле. Шуңа күрә киләчәктә дә, дус һәм бердәм булып яшәргә язсын, - дип төгәлләде ул чыгышын.

Җирлектә эшләп килүче "Тимербаев" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Әнәс Тимербаев авыл халкы алдында үз эшчәнлегенә анализ ясады. Елның коры килүе аркасында үз алдыбызга куйган бурычларга тулысынча ирешә алмасак та, уҗымнарны вакытында җыеп алдык, - дип йомгаклады.

Район депутаты Радик Гайнутдинов акбашлыларның тырыш, бердәм халык булуларын тагы бер кат ассызыклап үтте. Аннары җыенга килүчеләр игътибарына 2016 елда Ютазы районында булган төп вакыйгалар һәм эшләр турында район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова сөйләде. Ул, шулай ук, гражданнар җыенында акбашлылар алдына бүген нинди бурычлар куелуы турында да әйтеп узды. Авыл халкын балаларын хезмәт тәрбиясе биреп үстерергә, үз җирлек территорияләрен чиста тотарга өндәде һәм узган сайлауларда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Район башлыгы урынбасары шәхси хуҗалыкта өч баш сыер асраган Гүзәл Хафизовага савым аппараты тапшырды.

Әйе, ясалган барлык чыгышлардан соң, акбашлыларның чыннан да булганына шөкер итеп яшәүләренә тагын кат инансың, чөнки халыктан җитәкчеләргә карата бер генә сорау да яңгырамады.


Нет комментариев