Каразирек юлына чират җитте
Игелекле эш

Каразирек юлына чират җитте

Районда юл инфраструктурасын камилләштерү программасын тормышка ашыру дәвам итә.

Бу юлы күләмле эшләр иң мәшәкатьле участок — Каразирек юнәлешендәге юлларда җәелдерелде. Биредә ике ел дәвамында 4810 км чамасы юл түшәмәсен таләпләргә ярашлы хәлгә китерү күздә тотыла.

Подрядчы оешма — «Татнефтедор» җәмгыяте филиалы — Азнакай автотранспорт юллары идарәсе.

Белгечләр эшнең чәмле өлешенә кереште дә инде. Оешма мастеры Ленар Сәетов билгеләвенчә, камилләштерү программасы кысаларында төп бурыч — түшәмәне алыштыру гына түгел, трассаның техник характеристикасын да яхшырту.

— Беренче чиратта юл түшәмәсен киңәйтергә кирәк, — дип аңлата Ленар Сәетов.

— Элек юл киңлеге 6 метр тәшкил итсә, хәзер ул 7 метр булачак. Моңа комташ белән ныгытылган 1,5 метр юл чите дә өстәләчәк.

Бүгенгә төзүчеләр иске асфальтны салдырган да инде. Әле туфракны эшкәртү бара — аны проект билгесенә кадәр җиткерәчәкләр, бу юлны тигезләү һәм турайту мөмкинлеге бирәчәк. Юлчылар шушы көннәрдә известьлаштыруга тотыначак. Моның өчен Ресайклер дигән махсус техника кулланылачак, ул туфракны тотрыкландырачак. Җир бертөрлегә әвереләчәк, бу булачак түшәмәне озаграк куллану мөмкинлеге бирәчәк. Аннары технология процессы болайрак булачак: 20 см калынлыгындагы комташ катнашмасы (ПГС) һәм 24 см вакташ-асфальт катнашмасы (ЩАС).

Асфальтның аскы катламы — 8 см, өске катламы 4 см тәшкил итәчәк. Агымдагы елда подрядчыларга 2 километр юлны ремонтларга кирәк булачак. Исегезгә төшерәбез, бу программа финанс һәм энергия ягыннан чыгымлы, шуңа күрә ул өлешләп башкарыла. Беренче өлеш былтыр үтелде.

Әлегә капиталь ремонт Подгорный борылышыннан бераз арырак өлешкә кагылачак. Объектта җитди техника — 2 бульдозер, 2 экскаватор, 1 грейдер, 6 үзбушаткыч, 1 КамАЗ-манипулятор эшләячәк. Эшне 6 кеше башкара.

Район җитәкчелеге планында — ремонтны төгәлләү өчен бу мәсьәләне ел саен республика югарылыгында күтәрү. Бу юнәлештәге юл районда иң мәшәкатьлесе булып кала торды. Сәбәбе автотранспорт хәрәкәтенең көчлелегендә генә түгел, юлның йөк күтәрелешлелек буенча искергән стандартларында да.

Яңа юл бу мәсьәләләрне хәл итәргә һәм барлык халык өчен уңайлы, имин хәрәкәт тәэмин итәргә тиеш.


Нет комментариев