Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәлагә дучар булган кыргый хайваннарга ничек булышырга

Кайчагында шәһәрдә яки торак пунктта татарстанлылар бәлага тарган кыргый хайваннарны очраталар.

Бигрәк тә еш ысылдык аккош, кыр кәҗәләре, кошчыклар һ. б. туры килә.

Ләкин аларга ничек булышырга икәнен һәркем белми. Бөтендөнья хайваннар көнен бәйрәм итү уңаеннан бу очракларда нәрсә эшләргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген сөйлибез.

Әгәр сез мондый хайванны очратсагыз, ярдәм күрсәтәчәкләр һәм чакыруга ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре киләчәк.

Әгәр инде проблема җитди булса, белгечләр хайванны Яшел Үзән районындагы «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ реабилитация үзәгенә алып китәчәк, анда белгечләр тәрбияләячәк.

Һәрбер хайванның үз тарихы бар. Күпләренең шулай итеп гомерләрен саклап калалар. Аларның, кагыйдә буларак, сәламәтлекләрендә проблема — җәрәхәтләнгән, стресс хәлендә булалар һ.б. лар. Ярдәмитә алган хайваннарны иреккә, гадәти яшәү мохитенә чыгаралар.

 ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты татарстанлылардан тирә-юнебездәге хайваннар дөньясына җаваплы карауларын сорый.

Ярдәмгә мохтаҗ кыргый хайваннар яки кошлар очратсагыз, 211-70-78 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. Белгечләр урынга килеп, аларга ярдәм итәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев