Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балагызны спортка алып килегез

«Олимп» спорт мәктәбендә ачык ишекләр көне узды.

Балалар һәм аларның ата-аналары өчен "Балагызны спортка алып килегез" чарасын яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырды. Әлеге бүлек җитәкчесе Регина Галләмова ачык ишекләр көненә килүчеләрне тренерлар белән таныштырды һәм районның иң актив спортчыларына рәхмәт хатлары тапшырды.

Хоккей, футбол, волейбол, бокс, самбо, каратэ, йөзү, җиңел атлетика, грек-рим көрәше, милли көрәш, баскетбол буенча тренерлар булачак тәрбияләнүчеләргә һәм аларның ата-аналарына дөрес спорт төрен  сайлау буенча үз киңәшләрен бирде.

Бу чарага килүче һәркем, спортчыларның күрсәтмә чыгышларын карап, спорт секцияләренең үзенчәлекләре белән таныша алды.

Шуны да билгеләп узарга кирәк, Ютазы районында барлыгы 17 спорт төре буенча секцияләр эшли. Аларга яшь спортчыларны туплау сентябрь буе дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев