Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әбсәләм мәктәбенә капиталь ремонт керә

Әбсәләм җирлегендә башланган җыен җирлек башлыгы Резида Ибраһимованың 2015 елда җирлек территориясендә эшләнгән эшләр турында сөйләвеннән башланып китте.

Әбсәләм халкының сөенече эченә сыймый, чөнки узып киткән елда әлеге авыл халкы өчен төп проблема булып саналган юллар мәсьәләсе чишелә башлаган. Чыннан да, Совет урамына түшәлгән асфальт юлдан бүген күпләр җилдереп йөри. Ә бит әлеге программа биш елга исәпләнгән иде. Авылның Комсомол, Пушкин урамнарына да чуерташ түшәлгән, ә Әбсәләм разъездына керә торган юл, гомумән, күтәртелеп, шулай ук чуерташ җәелгән. Разъезда яшәүче халык моның өчен җирлек башлыгына чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Агымдагы елда Әбсәләм мәктәбендә капиталь ремонт узачак, аның территориясе дә төзекләндереләчәк диелде җыелышта.

Җыенда катнашкан район башлыгы Рөстәм Нуриев авыл халкын узып киткән елда район күләмендә эшләнелгән эшләр белән таныштырып китте.

-Авылыгыз елдан ел күркәмләнә бара, үз көчегез белән мәңгелек йорт коймаларын матурлап агартып куйдыгыз, юл буйларын чиста тотуда да сезнең көч кергән. Тиздән фермалар яклап йортлар салып, юл буена пирамидаль тирәкләр дә утыртсагыз, авылның кайсы ягыннан гына кермә матур булачак, - диде.

Авыл халкы тарафыннан бирелгән сораулардан күренгәнчә, авылда ут яктырткычлары җитми икән. Район башлыгы әлеге сорауны җирлек башлыгына өйрәнеп хәл итәргә кушты. Шулай ук җирлек халкының авылда урнашкан фельдшер-акушерлык пунктында кирәкле дарулар булмавы да борчуга салды. Пунктта эшләүче фельдшер моны үзенең тиздән эштән китәргә теләве белән аңлатса, авыл депутаты Илһам Сафин моның бернинди дә кысаларга сыймавын әйтте.

- Бүген китәсезме сез, әллә инде иртәгәме, әмма ФАПны халыкка кирәкле дарулар белән тәэмин итү өчен сез бурычлы, диде. Фельдшер үз чиратында, иртәгә бөтен дарулар да булачак дип ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев