“Кая тудык-шунда кирәк булдык”
Шушы исем астында Бәйрәкә урта мәктәбендә "Укытучы-остаз" грант проекты тормышка ашырыла.
Проектның максаты - балаларда туган авылга, туган якка, авыл хуҗалыгына мәхәббәт һәм "җир хезмәтенә" хөрмәт тәрбияләү. 15 ноябрь көнне, иртән сәгать 7 дә үк, һава торышы бозылып торса да, мәктәп капка төбендә җанлылык сизелә иде. Бүген 30 өлкән сыйныф укучысы "АгроМир" хуҗалыгының терлекчелек һәм үсемлекчелек тармагына "Үзидарә көненә" җыйналды. Үзләрен ветеринар, зоотехник, ферма мөдире, инженер, хуҗалык җитәкчесе, савым операторы, механизатор һ.б. рольләрдә сынап караган укучыларның чара азагына "бер башка" үсүләрен тойдык. Безне оешкан төстә кабул итеп, балаларны чын белгечләр итеп тоярга ярдәм иткән өчен хуҗалык җитәкчесе Нәсим Насиховичка һәм белгечләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Туган авылыбызның киләчәге - бүгенге балалар кулында. Алар күңеленә бергәләп туган якка мәхәббәт орлыклары чәчсәк кенә, авылның һәр йортында утлар балкыр, балаларның шат авазы яңгырап торыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев