Кече Урыссу авылында гомер кичерүче хезмәт ветераны Мөэминә Шәйхелислам кызы Фәйзуллинага кичә 90 яшь тулды.
Казан якларыннан кайтып, Бәйрәкә авылында төпләнгән оста тегүче Шәйхелислам ага белән Миңлегөл апаның бишенче балалары - Мөэминә туа. Гаилә башлыгының нәкъ менә оста куллары аларны ачлыктан һәм ялангачлыктан саклап яши дә. Әмма бәхетле балачак 1935 елда өзелә - Шәйхелислам ага вафат була. Гаиләнең хәле мөшкелләнә. Сөекле ирен югалту, сабыйларының бер телем ипигә тилмерүләре карашларын күтәрә алмаган ана авырый башлый. Нәтиҗәдә аның ике күзе дә сукырая... Язмыш Мөэминә Шәйхелислам кызын шактый сыный, әмма сындыра алмый. Үзенең 90 яшьлек юбилее көнендә дә ул үзе узган гомер елларын, башын горур тотып, күзләрен каплаган яшьләрен горур сөртеп, искә алды, шөкерана кылды. Балалары һәм оныкларының кайгыртуында, аларның иксез-чиксез мәхәббәтен тоеп яшәүче юбилярны гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге исеменнән башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Джанна Волкова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова, район ветераннар советы әгъзасы Вячеслав Сибагатов, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, балалары һәм туганнары тәбрик итте.
Нет комментариев