Кече Урыссу авылының “Ләйсән”  балалар бакчасы нәниләре – мәдәният йорты кунаклары
Җәмгыять

Кече Урыссу авылының “Ләйсән” балалар бакчасы нәниләре – мәдәният йорты кунаклары

Кояшлы июль көннәренең берсендә ашчы Илсөяр апалары тәмле итеп пешергән майлы ботканы ашап, күтәренке кәеф алган сабыйлар мәдәният йортына йөгерә-йөгерә килеп керделәр.

Без, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, алар өчен кояшлы, җиләкле җәй темасына күңел ачу чарасы әзерләнгән идек. Балаларны татар шагыйрьләренең җәйге темага багышланган шигырьләре белән таныштырдык.Табигатьнең бер могҗизасы булган салават күперенең килеп чыгышы, кояш кызуының башка «сугу»ы турында безнең нәни дусларыбыз җанланып фикер алышты. Ә инде җәйнең татлы сые - җиләк темасына кагылышлы шигырьдән соң, берсен-берсе уздырып, кем күпме җиләк җыйган, ашаган, кемнең бакчасындагы җиләк иң эресе, кайберләре, аптырап калмыйча, оста балыкчылар кебек , кул җәеме белән җиләкнең күләмен дә күрсәтә башлагач, ял минуты ясарга кирәклеген төшендек. Җиләк темасы булгач, уенның да "Җиләк җыям, как коям"ын сайладык. Сәнгать җитәкчесе Зәния Әфләтунова аю булып балаларны куалады. Аю кочагына эләгүче "җиләкчеләр" җәзага нинди һөнәрең бар диюгә, я теттереп биеп җибәрәләр, я кычкырып җырлыйлар, я Тукайның, я исә Пушкинның билгеле шигырьләрен чатнатып сөйлиләр. Бу, әлбәттә, тәрбияче Зилә һәм Флюзә апаларының эш нәтиҗәләренең зур күрсәткече. Таралышыр вакыт җиткәч , "Апа, тагын рәсем ясарга да килербез әле" , - дип сораган сабыйлар белән киләсе очрашуларга кадәр дип саубуллаштык.


Нет комментариев