Махсус хәрби операция һәркемне уяу булырга чакыра
Район башкарма комитеты утырышлар залында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды.
Утырыш эше район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин рәислегендә үтте.
Комиссия әгъзаларыннан тыш, утырышта район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, бүлек һәм хезмәт җитәкчеләре, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары вәкилләре, җирлек башлыклары һәм башкалар катнашты.
Террорчылыкка каршы комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләрне тыңладылар һәм фикер алыштылар: махсус хәрби операция белән бәйле диверсия-террорчылык актлары кылуны кисәтү чаралары турында; район биләмәсендә миграция буенча хәлне күз уңында тоту турында; объектларның террорчылыкка каршы саклануын тикшерү нәтиҗәләре турында; аерым кешеләр белән кисәтү эшләре алып бару турында.
Чыгыш ясаучыларның һәрберсе үз өлкәсендәге мәгълүмат белән таныштырды. Комиссия рәисе җирлек башлыкларының һәм тиешле хезмәт җитәкчеләренең игътибарын махсус хәрби операция (СВО) барган вакытта таләп ителгән сакчыллыкка юнәлтте.
— Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгына, — дип билгеләп үтте Аяз Шәфыйгуллин, — авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм механизаторлары белән чит кешеләргә, автомашиналарга һәм предметларга карата аерым уяулык мәсьәләсе буенча эш алыр барырга кирәк.
Бүгенге тотрыксыз сәяси вәзгыять вакытында халыкның гадәти игътибарлылыгы шулай ук гадәттән тыш хәлләрне ачыклау яки кисәтүдә зур әһәмияткә ия.
Утырышта әйтелгәнчә, районда оператив хәл тотрыклы кала. Вак хокук бозулар, кизү бүлегенә килгән ялган хәбәрләр ачыклана, урлашу-караклык очраклары белән эш алып барыла.
Полициянең участок вәкилләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре гадәти, әмма аеруча игътибарлы режимда эшли. Торак пунктларның һәм анда яшәүчеләрнең иминлеге кешеләрнең үзләренең дә уяулылыгына һәм игътибарлылыгына бәйле.
Шуңа күрә һәркем, махсус хәрби операция зонасындагы вәзгыять безгә килеп җитмәсен өчен, аеруча игътибарлы булырга тиеш. Утырышта яңгыраган төп фикер әнә шундый иде.
Роза ИСКӘНДӘР
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев