Бөек Җиңү көне алдыннан пневматик мылтыктан ату буенча ярышлар унөч район мәктәбе укучылары арасында узды.
Малайлардан җиңүне Әмир Әхмәтҗанов яулады, икенче урынны Илгиз Вилданов алды, өченче - Тимур Хәбиров. Кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Рада Шәфыйкова күрсәтте, икенче урында - Луиза Яппарова, өченче - Зилә Гарипова. Урта мәктәпләр арасында Ютазы мәктәбе җиңүче булды, икенче урынны Урыссудагы 3 санлы мәктәп яулады, өченче - Урыссу гимназиясе. Гомуми белем бирү мәктәпләре арасыда Кәрәкәшле мәктәбе җиңүче булды, икенче урынны Подгорный мәктәбе алды һәм өченче - Әбсәләм мәктәбе. Ярыш нәтиҗәләре район Спартакиадасы зачетына кертелде.
Нет комментариев