Республика рәссамнәре кулындагы пумала туган җиребезне сурәтли
Җәмгыять

Республика рәссамнәре кулындагы пумала туган җиребезне сурәтли

Ютазы районына агымдагы атнада рәссамнәр десанты - Татарстан рәссамнәр берлегенең пленэра-симпозиумында катнашучылар килеп төште.

- Якты йөз, тәмле сүз белән каршы алган район башлыгы Рөстәм Нуриев безгә Хөррият авылы янында урнашкан "Дубравушка" лагеренда тукталырга тәкъдим итте, - дип сөйли Республика рәссамнәр берлеге рәисе урынбасары Альберт Шиабиев.

Тирә-яктагы гүзәл табигать рәссамнәрдә тагын да иҗади күңел күтәренкелеге бүләк итте. Алар көн саен матур табигатьле Ютазы ягы белән хозурлана, аның гүзәл табигате аша безнең районга гына хас булган сыйфатларны табалар һәм сурәткә төшерәләр. Проектка йомгак 14 август көнне Кече Урыссу авылы мәдәнияте йортында ясалачак. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре, республиканың халык рәссамнәре тамашачыга рәсемнәр күргәзмәсе аша туган җиребезнең бөтен матурлыгын сөйләп бирәчәк.


Нет комментариев