Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Самат районның спорт казанышларын тулыландырды

Ютазы авылында яшәүче Самат Солтанов гер спорты буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады.

Исегезгә төшерәбез, гер спорты буенча дөнья чемпионаты һәм беренчелеге сентябрьдә Үзбәкстан Республикасының Хива шәһәрендә узды. Ярышлар вакытында шәһәр чын зур интернациональ гаиләгә әверелде, анда 21 илнең иң көчле спортчылары җыйналды.

— Рәсәй командасын гына да 200 кеше тәкъдим итте, — ди Самат. — Казахстаннан йөзгә якын спортчы бар иде.

Яшь, шул ук вакытта инде зур уңышларга ирешергә өлгергән спортчыбызның үзен һәм, гомумән, районны югары дәрәҗәдә күрсәтә алуы аеруча күңелле вакыйга. Шулай итеп, районның спорт казанышлары тагын бер көмеш белән тулыланды.

— Иң көчлеләр белән ярышу һәм җиңүнең икенче баскычына күтәрелү җиңелләрдән булмагандыр, мөгаен? — дип сорыйм Саматтан.

— Җиңел түгел, әлбәттә, — дип елмая ул. — Бары тик тырышлык кына ярдәм итте. Әлбәттә, әзерлек, көндәлек күнегүләр һәм тиешенчә туклану да бик мөһим.

Исегезгә төшерәбез, көмеш приз яулаган Самат гер спортына биш яшендә килә. Аның тренеры Роберт Вафауллин тәрбияләнүчесенең сәләтле һәм бик җаваплы егет булуын ассызыклый. Аның авырлыгы 70 килограммнан кимрәк, ә һәр кулы белән ул 24 шәр килограммлы герне күтәрә. Афәрин, Самат! Спортчыбызның тырышлыгына — афәрин!

Ютазы спортчысын һәм аның тренерын әлеге югары нәтиҗә белән район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин котлады. Район башлыгы аларга изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев