Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Станция яңартылырмы, юкмы – вакыт күрсәтер

Район башлыгы Рөстәм Нуриевның ГРЭС коллективы белән күптән түгел узган очрашуында бүгенге көннең актуаль сораулары тикшерелде.

Әлбәттә, беренче чиратта барысын да станциянең киләчәге дулкынландыра - модернизация булачакмы, юкмы? Сорауга әле төгәл генә җавап яңгырамады. Район башлыгы сүзләре буенча, потенциаль инвесторларны инвестицияләрнең табыш китерә башлау срогы куркыта, ә станция җайланмаларын модернизацияләүгә 4,5 миллиард сум таләп ителә. Беренче табышларны ала башлаганчы, 30 ел вакыт таләп ителәчәк.

- Әлегә инвесторлар, аерым карарлар кабул итмичә, өметләндерәләр генә. Мөгаен, ГРЭС продукциясен - җылылык энергиясен кулланучылар санын арттыру өчен тиешле предприятиеләр, теплицалар таләп ителер. Объектларны төзү өчен территориягә килгәндә, ул станция янында бар... Сүз уңаеннан, Сеулда, күптән түгел анда станциянең генераль директоры булып кайтты, җылыны, җәйге чорда кондиционерларда файдалану өчен салкынга әйләндерергә өйрәнгәннәр, - дип билгеләп үтте Нуриев.

Ничек кенә булмасын, Урыссулыларны ГРЭСны үстерү көтәме, яисә халыкны җылылык белән тәэмин итү өчен котельный төзүме, вакыт күрсәтер.

Район башлыгы, җыелучыларны 2015 елда районда башкарылган эшләр белән таныштырып, ә эшләнгәннәр чынлап та саллы, Урыссуда тиздән үткәреләчәк үзара салым җыю буенча референдум турында искәртте. Нуриев төзекләндерү буенча аерым сорауларны хәл итәргә, тулаем Урыссу бистәсен үстерергә реаль мөмкинлекләр биргән республика кушылып финанслау прграммасына аңлы мөнәсәбәттә булырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев