Татарстанда дүшәмбе көнне -18 градуска кадәр суыта
Җәмгыять

Татарстанда дүшәмбе көнне -18 градуска кадәр суыта

Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
28 ноябрьгә каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы аязган вакытта -18 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -8..-13 градус тәшкил итәчәк.
Машина йөртүчеләрне юлларда бозлавык барлыкка килүе хакында кисәтәләр.

 


Нет комментариев