Балачак вакыты һәркемнең дә үзенчәлекле.
Ничек матур башланса, ул тиз арада шулай уза да китә. Туган авылың урамнарында йөгерә-йөгерә уйныйсың, яшисең, укыйсың һәм кинәт артыңа борылып карыйсың... Тик балачак иле инде күптәннән бик еракта, офыклар артында калган. Мәктәпне тәмамлап, туган авылыңнан, әти-әниеннең җылы кочагыннан чыгып китүләр һәм олы тормыш юлына беренче адымыңны атлаулар... Үз көчең белән югары уку йортына керү, күңелләрдән мәңге онытылмас студент еллары... Балалар алдына басып, беренче дәрес бирүләр... Болар барысы да хәзер төштә генә күргән кебек. Күпме сулар аккан, ничәмә-ничә ел фасыллары алышынган. Менә шулар барысы да аның ярты гасырлык гомер юлы. Бу вакыт эчендә аңа бик күңелле мизгелләрне дә, тормышның төрле ваклыкларын да кичерергә туры килгәндер.
Язмамның герое Гөлнар Рәшит кызы Камаева (кыз фамилиясе Хафизова) тумышы белән бездән бик ерак булган Менделеев районы Абалач авылыннан. Рәшит абый белән Минниса апа гаиләсендә ул икенче бала булып дөньяга килә. Туган авылында мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, кыз Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга керә. Биш ел укып, филолог белгечлеге ала. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Гөлнар Яр Чаллы каласында балаларга татар теле һәм әдәдбиятыннан белем бирә.
Кешене эчәр суы, ризыгы, язмышы йөртә, диләр бит. Кем уйлаган, үз туган якларыннан язмыш аны Татарстаныбызның ерак, табигате белән матур булган икенче бер почмагына алып килер дип. Безнең якларга кунакка кайткач, ул эшчән, максатчан Азат исемле егет белән танышып китә. Икесе арасында бөреләнгән мәхәббәт хисләре әле берничә ел дәвам итә. Көннәрдән беркөнне Азат үзенең теләген тормышка ашыра. Шулай итеп, Гөлнарыбыз җәйнең матур, кояшлы бер көнендә Акбаш авылына килен булып төшә. Гөлнар Рәшит кызы белән бер коллективта үзара ярдәмләшеп эшләргә туры килде. Ул мәктәптә балаларга тарих фәненнән белем бирде. Укытучы булып эшләү дәверендә әти-әниләр белән уртак тел, балалар күңеленә ачкыч табып, хезмәттәшләре белән кулга-кул тотынышып, армый-талмый мәктәптә хезмәт куйды. Гөлнар – зур хөрмәткә лаек укытучы. Сокланырлык сабырлыгы, зирәклеге, һәр эшне җиренә җиткереп, зур төгәллек белән башкаруы күпләргә үрнәк.
Еллар күз ачып йомганчы уза, гасырларны гасыр алыштыра. Авыллар һәм шәһәрләр, әйберләр, киемнәр, һөнәрләр, табигать – барысы да үзгәрә. Бу үзгәреш үз агымына әкрен генә аккан кешеләр тормышына да яңалыклар кертә. Вакытлар үтү белән авылыбызда балалар саны кимеп, мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар гына калгач, Гөлнар үзенең хезмәт юлын авылыбызда китапханәче буларак дәвам итте.
Китапханәченең төп бурычы – халыкны, укучыларны китапханәгә чакырып та, мәҗбүриләп тә түгел, ә кеше үзе кызыксынып килерлек итеп, төрле чаралар уйлап үткәрә белү. Үзе дә күп укырга яратучы, безне дә шундый күркәм сыйфатка җәлеп итәрлек, һәрчак эзләнүдә булган шәхес, кыскасы, үз эшенең “фанаты” булырга тиеш. Авылыбыз китапханәчесе Гөлнар Рәшит кызы Камаева нәкъ менә шундыйлардан.
Гөлнарыбыз тырышлыгы белән китапханәбездә әдәби кичәләр, сәнгатьле шигырь уку бәйгеләре, музыкаль кичәләр уздырыла. Кайчан керсәң дә яңа китаплар, басмалар урын алган күргәзмә белән танышып була. Без анда ял итәргә, аралашырга, яңа белемнәр тупларга дип керәбез.
Гөлнар – бик тынгысыз кеше. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп эшли. Матур йомшак сүзләре, ягымлы карашы белән безнең күңелдә сабырлык, тормышны ярату хисләре уята. Ул бар яктан килгән, кешелекле, иҗади эшләүче шәхес, бай тәҗрибәсе белән уртаклаша, киңәшләре, җылы сүзе белән кешенең күңелен күтәрә белә.
Бер карасаң, язмабыз герое әле генә авыл сәхнәсендә – концерт, музыкаль кичәләр алып баручы, икенче карасаң - ул өлкәннәр белән ниндидер темага әдәби кичә уздыручы, өченче карасаң - авылыбызның иҗтимагый тормышында актив эшчәнлек күрсәтүче дә.
Гөлнар тормышта үз урынын тапкан зирәк остаз, ышанычлы дус һәм үзенең белемнәре белән уртаклашырга әзер булган киң күңелле хезмәткәр.
Бүгенге көндә тормыш иптәше белән авылда күпләргә үрнәк гаилә булып гомер итәләр. Улы белән кызының иң кадерле, сөйкемле әнисе, ә тормыш иптәше Азатның яраткан хатыны. Гөлнарыбыз җәй көннәрендә төрле матур чәчәкләр үстерергә ярата, шуңа аларның өй тирәләре гөлбакчага әверелә. Гөлнар ханым үзе дә шул чәчәкләргә карап сокланып, кайчакларда күңеле белән еракта калган чәчәкле аланына барып кайткандай була. Ул чәчәкләр аның күңеленә дә күчкән икән бит. Тормыш аланында да чәчәкләрне җыю насыйп булды аңа, китап битләреннән бөртекләп матурлык, изгелек җыю бәхетенә дә иреште. Җыя барды, кешеләргә өләшә барды. Һәм аларның шатлыгы үзенә кире әйләнеп кайтты.
Дания ВӘЛИӘХМӘТОВА, Акбаш авылы “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе.
Нет комментариев