Бәйрәкәтамак. Бәйрәкәтамак авыл җирлеге халкының район җитәкчелеге белән очрашуында янгын чыккан очракта сулыкка керү юлының мөһимлеге турындагы мәсьәлә күтәрелде. Эсселек аркасында сулыклар кибә, ә кондызлар үз эшләрен башкара: суны буап куялар.
Гадәттә, һәр җирлеккә янгын сүндерү машинасы булган сак куелырга тиеш. Киләсе елга гидрантлар булачак. Гомумән алганда, әлеге мәсьәлә буенча эш алып барыла.
Тагын бер сорау: авыл йортында теркәлгән кайберәүләр бөтенләй башка җирдә яши һәм бу ихата өчен җаваплылыкны оныта. Шулай итеп, йорт тирәсен чүп баса, өй үзе дә шыксызга әверелә. Мондый очракта нишләргә? Җавап билгеле. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин ассызыклап үткәнчә, бу - җирлек башлыгының бурычы. Җирлек башлыгы район башкарма комитеты каршында эшләүче административ комиссиягә мөрәҗәгать итә ала. Штрафлар, кагыйдә буларак, ваемсыз хуҗаларга йогынты ясауның иң нәтиҗәле чарасы. Су белән тәэмин итү, юлларга вак таш җәю һәм грейдер белән үтү, фельдшер-акушерлык пункты өчен югары тизлекле интернет, Подгорныйдагы күп фатирлы йортларның берсендә бүлмә арасындагы диварларда җитди ярыклар барлыкка килү, советлар заманыннан калган ташландык складлар –Бәйрәкәтамак җирлегендә яшәүчеләр биргән әлеге һәм башка сораулар җавапсыз калмады. Аларның кайберләренә шунда ук тулы җавап бирелде, башкалары, җентекләп өйрәнү һәм тиешле чаралар күрү өчен, игътибарга алынды.
Бәйрәкә. Бәйрәкә авылы халкының район җитәкчелегенә сораулары булмады диярлек. Берничә сорауга җавап шунда ук алынды. Торак сәясәте бүлеге җитәкчесе Назлы Абильтарова районда торак программаларының тормышка ашырылуы белән таныштырды (мәгълүмат белән гәзитнең киләсе саннарында танышырга мөмкин).
Район башлыгы барлык җыеннарда да халыкның даими рәвештә җинаятьчеләр капкынына эләгүен билгеләп үтте. Чиктән тыш ышанучанлык миллион сумнар белән исәпләнә. Шуны ассызыклап узарга кирәк, теге яки бу банктан кешенең исәп-хисаптагы акчаларын тиз арада “коткару өчен” кабул ителгән шалтырату - бик шикле шалтырату. Чөнки банкларның техник бүлекләре үз абонентларының телефоннарына шалтыратмый, ә акылы булган кеше үз картасының номерын беркайчан да чит кешегә әйтми. Артык кайгыртучанлык (мәсәлән, әгәр сез бер номерны алмыйсыз икән, башка төрле номердан шалтыратулар) сездә шик тудырырга тиеш. Тырыш хезмәтегез белән эшләп алган акчаларыгыз үзегездә калсын. Ишетәсезме? Яңадан ишетмәдек һәм укымадык димәгез!
Ахырда район башлыгы коронавирус пандемиясе вакытында уяулыкны югалтмаска чакырды.
- Июньдә стационар дәвалауда якынча тугыз кеше булса, бүген-45-50 кеше. Өстәвенә – реанимация. Вакциналаштыруга игътибар итмәү ачы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу хакта онытырга ярамый һәм, язмышыгызны сынау алдына куйганчы, прививка ясатырга кирәк, - дип йомгаклады сүзен район башлыгы.
Нет комментариев