Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы мәктәбенең укучылары Бөтенроссия дистанцион конкурсында катнаштылар

Ютазы мәктәбе укучылары Бөтенроссия "Идея бар" дистанцион төркем эше конкурсында катнаштылар.

Конкурс укучыларның проект һәм тикшерү характерындагы мәсьәләләрне чишә белү сәләтләрен формалаштыруга, вәзгыятьне эчтәлекле анализлауга, уртак иҗади продукт тудыра белүгә, укучылар һәм педагогларның үзар эшчәнлекләрен формалаштыра алуларына юнәлтелгән. Анда илебезнең 110 торак пунктыннан, шулай ук Латвиядән һәм Казахстаннан 175 команда катнашты. Ютазы мәктәбеннән 8а сыйныфы (җитәкчесе Гөлназ Гәрәева) һәм 5а сыйныфы (җитәкчесе Рәмзия Гамерова) конкурста икенче урынны яуладылар. Командалар дипломнар белән бүләкләнде, барлык катнашучылар сертификатлар һәм рәхмәт хатлары алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев