Район башкарма комитеты карамагындагы балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы комиссия әгъзаларына бүген узган утырышта кабул ителгән карарларның берсе дә җиңел бирелмәде.
Һава торышының утырып киткәнен генә көткән кебек, урамда мототехника тавышы яңгырый башлый. Алар белән идарә итү хокукы бирүче яшь җитмәскә карамастан, ике көпчәкле транспорт "җене" кагылган малайларның бу юлы икесенә комиссия әгъзаләре каршына кереп басарга туры килде. Әмма барыннан да бигрәк сәүдә нокталарының берсеннән татлы тауар чәлдергән үсмернең үзенә генә түгел, аның әнисенә дә кызарырга туры килде. Татарстанда гамәлдә булган комендант сәгатен дә әле инкяр итмәделәр. Шулай да аның белән исәпләшергә теләмәүче малайлар һәм кызлар очрап кына тора... Хокук саклау органнары вәкилләренә. Комиссия әгъзаләре һәр беркетмә буенча тиешле карар кабул итте.
Нет комментариев