Ютазы районы герчеләре сынатмый
25 гыйнвардан алып 27 гыйнварга кадәр Минзәлә шәһәрендә узган гер спорты буенча Татарстан беренчелегеннән безнең спортчылар күп санлы медальләр белән кайтты.
Районның өлкән төркем егет һәм кызлар командалары икенче урынны яулады, шулай ук кечкенәләр дә алардан калышмады - икенче урынга лаек булды. Эстафетада Ютазы герчеләре "алтын" белән билгеләнде. Шәхси беренчелектә өлкәнрәк кызлар арасында Алинә Фәхретдинова 53 килограммага кадәр авырлыктагы категория буенча өченче урынны, Аделина Әюпова 63 килограммга кадәр авырлыктагы категориядә - икенче, кечерәк яшьтәге кызлар арасында 58 килограммнан артык авырлыктагы категориядә Алинә Әхмәтова өченче урынны яулады. Олырак яшьтәге егетләр арасында Эдуард Свищев 63 килограммга кадәр авырлыктагы категориядә - өченче, Денис Белов 58 килограммга кадәр авырлыктагы категориядә - беренче, Илназ Сәгъдиев та әлеге категориядә икенче урынга лаек булды. Кечерәк яшьтәге егетләр арасында 68 килограммга кадәр авырлыктагы категориядә Денис Рәшитов - икенче, 73 килограммнан артык авырлыктагы категориядә Степан Уханов - беренче, 53 килограммга кадәр авырлыктагы категориядә Мәгъсум Суркаев икенче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев