Ютазы районы үсмерләре – файдалы хезмәттә
Район буенча 65 үсмер бала җәйге каникулларын файдалы хезмәт башкарып уздыра.
Бу хакта безгә районның мәшгульлек үзәгендә хәбәр иттеләр. Үзәк белгечләре 18 яшькә кадәрге малайларны һәм кызларны эш белән тәэмин иткән "АгроМир" җәмгыятенә аеруча рәхмтле дип бедерделәр. Балалар күңелләренә хуш килгән эшне "Таң" җәмгыятендә, Ташкичү авыл җирлегендә дә тапкан. Июнь аенда "Төзекләндерү" предприятиесендә хезмәт куйган үсмерләр дә булган. Балалар, тулы ай эшләгән очракта, хезмәт хакыннан тыш, районның мәшгульлек үзәгеннән 1275 сум күләмендә матди ярдәм дә алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев